Яңалыклар

 
 
 

Халык театрларының 13 нче Республика «Идел-йорт» фестиваленең зона туры    [ 29.03.2013 ]
5-7 апрельдә театрда ХАЛЫК ТЕАТРЛАРЫНЫҢ 13 НЧЕ РЕСПУБЛИКА «ИДЕЛ-ЙОРТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЗОНА ТУРЫ узачак. 5 АПРЕЛЬДӘ Мөслим Районы мәдәният йорты татар халык театры Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” исемле музыкаль комедиясен күрсәтә. Режиссеры Зөлфия Фәхретдинова. Башлана кич 19.00 сәгатьтә. 6 АПРЕЛЬДӘ Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йорты татар халык театры Рузилә Җамалиеваның “Изге имән шаһит” мелодрамасын куя . Режиссеры Алисә Хәлиуллина Башлана кич 19.00 сәгатьтә. 7 АПРЕЛЬДӘ Башкортостан Республикасының Кызыл Кама районы мәдәният йорты татар халык театры Анна Богачеваның “Тормыш – арба” драмасын күрсәтә. Режиссеры Редик Ганиев. Башлана көндез 14.00 сәгатьтә. 7 АПРЕЛЬДӘ Сарман районы мәдәният йорты татар халык драма театры Нәбирә Гыйматдинованың “Елан” драмасын куя. Режиссеры Аэлита Тимергалина. Башлана кич 19.00 сәгатьтә. Билет бәясе зурларга - 80сум, студентларга – 50 сум. Спектакльләрдән соң өйләргә тарату өчен автобуслар куела. СПЕКТАКЛЬЛӘРГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

 
 

Роберт Шәймәрданов Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты   [ 28.03.2013 ]
22 нче март көнне театрда театрның директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - Роберт Шәймәрдановның 50 яшь тулуына багышланган “Бер яшибез җирдә, бер туып...” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды. Бәйрәмгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының авторлар хокуклары һәм сәнгатьне үстерү бүлеге башлыгы – Сәләхова Зөлфирә Якуб кызы, Республика театрлары, күренекле артистлар, җырчылар, композиторлар, язучы-драматурглар, якташлар, юбилярның якын дуслары һ.б. җыелган иде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Миннемуллович приказы белән Роберт Шәймәрдановка Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды. Юбилейда Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтыновның, Татарстан дәүләт Советы депутаты, татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Р.И.Валеевның котлау хатлары укылып китте. Шулай ук Минзәлә районы башлыгы Р.М.Садыков юбилярны тәбрик итте.

 
 
 
 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 [67] 68 69 

  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру