Яңалыклар

 
 
 
 

“Нур”ның нуры   [ 03.04.2017 ]
Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы халык театры Н.Гаетбаевның “Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга”музыкаль комедиясен сәхнәләштергән.Җитәкче кешенең сәхнәгә чыгып үз осталыкларын күрсәтүләре, һәрнәрсәгә вакыт таба алулары сокландырды.Рәйлә ролендә Энҗе Хәкимованың, Әмир ролендә Ринат Бәдретдиновларның уеннарына куанып утырдык. Рифнур Кәбировның спектакль уйнарга алынуы, шәп итеп характер табып Хәйбулла ролендә әсәрнең азагына кадәр үз линиясен саклап кала алуы могҗиза кебек.Без бит аны җырчы буларак беләбез, ә аның ачылмаган киң мөмкинлекләре бар икән. Әхтәм ролендә Алмаз Хафизов сабыр холыклы, тыныч, һәр куелган бурычны гади генә оста башкаруы белән истә калды. Саф татарча күлмәк – яулык, чигүле алъяпкычлар япкан Мәчтүрә апа – Фиразия Сафиуллина –нәзакәтле татар апасы.Режиссерлары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева үз эшенең остасы, җитмәсә, артистлык осталыгын да күрсәтте. Күңелләребезгә моңнар салдылар, җаныбызны ял иттерделәр минзәләлеләр. Яңа иҗат уңышлары сезгә!

 
 

Депутат – театрда   [ 30.03.2017 ]
РФнең Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогинаның С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы белән очрашуы булды. “ 80 еллык юбилеегыз уңаеннан котлыйм. Сезнең театр турында күп җылы, яхшы фикерләр ишетәм.Шушы 80ел иҗади эшчәнлегегез дәвамында бер генә көнгә дә Минзәлә театры туктап тормаган, авыр сугыш елларында хатын – кыз артисткалар театрны саклап калган. Елга 200 – 250 спектакль уйныйсыз, дип беләм. Шушы көннәрдә “Тантана” премиясенә лаек булуыгыз уңаеннан котлыйм. Дәүләт Думасында турыдан – туры мәдәният өлкәсе буенча шөгыльләнмәсәм дә, сезнең проблемаларны тыңларга, мөмкин булганча ярдәм итәргә әзермен , үз сүземне җиткерергә тырышырмын. Тамашачы сезгә чиксез соклану эмоцияләрен алып килсен, биредә көчле спектакльләр куелсын, чөнки Минзәләдә олы йөрәкле, киң күңелле театр яши”, диде Әлфия Гомәровна. Театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов, үз чиратында, бүгенге көндә театрның иң актуаль проблемаларын җиткерде. Бу –бинаның автоном җылыту системасын булдыру, сәхнәнең пожарга каршы җиһазларын алыштыру. Мондый кыйммәтле эшләрне театр үзе генә күтәрә алмавын ассызыклады. ТРның халык артисты Р.М.Муллина хезмәт хакларының күптәннән артмавын, яшь артист Р.Зиннуров фатир мәсьәләсен , “Тантана” театраль премиясе дипломанты, артистка Д.Акматова социаль ипотеканың банклар тарафыннан зур процентта бирелүен әйтте, театрның баш режиссеры Д.М.Сәмерханов кече шәһәр театрлары проблемалары Россия күләмендә театр әһелләре берлеге линиясе буенча күтәрелә, диде , ТРның халык артисты В.Ф.Нигъмәтуллина меценатлыкны торгызу фикерен күтәрде. Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Сәлахов фатир алу буенча нинди программалар эшләгене белән таныштырды, очрашуга килгәне өчен Ә.Г.Когогинага рәхмәт җиткерде. Җылы, матур очрашу сизелми дә үтеп китте. “Сезнең белән элемтәдә торырга, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә әзермен”,- диде Ә.Г.Когогина.

 
 
 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 [22] 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 

  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру