Яңалыклар

Театрлар Сабантуе гөрләде

Ялгыш түгел, август азагында да Сабантуй була ул. Бу елны Теләчедә республиканың театрлары Сабантуе узды. Минзәлә театры, һәрвакыттагыча,актив һәм призлы урыннарны иң күп алучылар рәтендә.

I урыннарны :

татарча көрәш буенча 80килограммнан авыррак үлчәүдә артист Нәфис Гайфуллин,

татарча көрәш буенча 80килограммнан авыррак үлчәүдә артист Илназ Хисмәтуллин

таяк тартышу буенча А.Фәррахова,

аркан тартышу буенча хатын-кызлар командасы :Р.Егорова. Э.Хәйретдинова,А.Фәррахова, Г.Шәймәрданова, Ф.Хәбирова,

II урыннарны :

көянтә-чиләк белән йөгерүдә И.Халиков,

капчык киеп йөгерүдә Д.Кәримуллина,

аркан тартышу буенча ир-атлар командасы:Д.Нуриев, И.Хисмәтуллин, Р.Нуриәхмәтов,Р.Хафизов,И. Халиков, яулады.

Абсолют батыр өчен көрәшкән артистыбыз Нәфис Гайфуллин бер адымга Теләчедә узган Сабантуйда көрәшкән Тинчурин театры артисты , Теләче егете Алмаз Фәтхуллинга оттырды. Ярыш шулай инде, егетләребезнең машина отарлык потенциалы бар, югыйсә.

Башка еллардан аермалы буларак, һәр театрдан берничә артист, бездән Татарстанның халык артистлары Венера Нигмәтуллина, Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллиннар аерым чәй өстәле янында тамашачылар, театр сөючеләр белән аралашты, фотоларга төште. Шулпа пешереп, самоварда чәй кайнатып, ашап- эчеп, күңел ачып кайтты театр коллективы.

Район хакимияте башлыгы А.Ф.Салахов һәм район башкарма комитеты рәисе К.Р. Нәҗмиев исеменнән бүләк ителгән сарыктан тәмле итеп хашлама пешереп барыбыз да сыйландык. Отпусктан соң тагын бер ял итеп алу эшкә дәрт кенә өстәде.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 20.08.2019
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру