Яңалыклар

Шахмат – шашка ярышлары узды.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат – шашка ярышларын үткәрде. Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү сәбәпле уеннар быел “Юбилейный” да булды.Җиңүчеләрнең исемнәре елдан – ел үзгәрми ,диярлек:

Хатын – кызлар арасында шахмат ярышлары буенча:

I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Диана Ткаченко сош №2

III урында – Эльвира Ахметова сош №2

Мәктәп яшендәге егетләр арасында:

I урында – Михаил Токарев пед.көллияте

II урында – Тимур Якушев пед. көллияте

III урында – Антон Сухоруков сош №2

Ир – атлар арасында:

I урында – Мөхәммәт Мукминов

II урында – Азат Шагалиев

III урында – Рушан Җәләлов горгаздан призлы урынннар яуладылар.

Нәтиҗәдә, шахмат буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокка хатын – кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Мөхәммәт Мукминовлар лаек булды.

Шашка ярышларында җиңүчеләр:

хатын – кызлар арасында:

I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Эльвира Ахметова сош №2

III урында – Айгөл Карамова Тат. Мөшеге мәктәбе

Мәктәп яшендәге егетләр арасында:

I урында – Самат Камалов Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Рөстәм Рахманов сош №3

III урында – Данил Тюрин Тупач мәктәбе

Ир – атлар арасында:

I урында – Әнвәр Камалов Тат.Мөшеге

II урында – Фирдәвес Шәрипов “Олимп”

III урында – Марсель Миннегәрәев Нәтиҗәдә,

шашка буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокны хатын – кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Әнвәр Камаловлар алды.

Шәһәребезнең №2,№3,№1 мәктәпләре укучылары, Тат.Мөшеге мәктәбе,педагогия көллияте студентлары үзләренең директоры Ренат Ибраһимов белән бергә, горгаздан, Филимоновка, Кадрәк авылларыннан, шәһәребезнең өлкән яшьтәге шахмат – шашка сөючеләре ярышларда катнашты.

Уеннарның баш судьясы – Әнвәр Камаловка , “Юбилейный” оешмасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга,урынбасары Альберт Миннахметовка, өлкән администратор Елена Мещерякова зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Катнашучыларны киләсе елда, Сабир Өметбаевка 110 ел тулачак юбилей уеннарына көтеп калабыз.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 16.10.2017
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру