Яңалыклар

«Без тамашачыны рәнҗетүдән куркабыз»

Иҗат диңгезендә колач җәеп йөзү өчен артистка җаны-тәне белән намуслы хезмәт итәргә кирәк. Шул чагында гына аны тамашачы ярата, үз итә. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Әлфидә ТЕРЯЕВА әнә шундыйлардан. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яшәүче Илһам абый өздереп гармунда уйный, халык театрында уйнап йөри. Ул чакта кичләрен балаларны клубка аяк  бастырмасалар да, ата кеше кызын үзе белән бергә репетицияләргә йөртә. Әнә шунда Әлфидәнең күңелендә  сәнгать чаткылары кабына.
Ул башта җырчы булу теләге белән Түбән Камадагы  музыка училищесына укырга керә. Оста итеп җырлау белән  бергә,  үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнә. Әмма язмыш дигәнең аны башка юлдан җибәрә. Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, Минзәлә театрына китә ул. Әле анда килгәч тә, костюмер булам, дип хыяллана башлый. Ни өчен дисәң, эшли башлавының беренче көннәреннән үк өстенә декорация төшеп, аның башы тишелә. Театр директорының: «Юк, сеңлем, син барыбер артист буласың», – дигән сүзләреннән соң, ул уеннан кире кайта.
Әлфидә Теряева егерме сигез ел буе сәхнәдә. Авыллардан авылларга гастрольләргә йөргәндә
Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай»ында – Абыстай, Т.Миңнуллинның «Мулла»сында – Мөслимә, Э.Яһудинның  «Мәхәббәт  зилзилә»сендә Римма һ.б. күп кенә образлары аша тамашачы аны танып, яратып кала.
– Әлфидә ханым,  еллар үткәч, кайбер әсәрләр актуальлеген югалта. Кичә язылган әсәрләр  бүгенгә туры килмәскә мөмкин. Элек уйналган спектакльләрегез арасында бүген дә кабат куярлыгы бармы икән?
– Бар, әлбәттә, Рабит Батулланың «Каерылмасын канатың» дигән әсәре иде ул. Аңа Мәсгут Имашев бик матур җыр да язды.   
«Аерыласызмыни, каерыласызмыни,
Әткәм-әнкәм ике канатым...»
дигән юллары бар иде аның. Ул җырны башкарганда үземнең дә бәгырьләр телгәләнә иде, чөнки аерылышу дигән күңелсез хәл турында әлеге спектакль. Узган гасырның 80 нче елларында язылса да, ул бүген дә актуаль.
– Үзегез уйнаган рольләр өчен оялырга туры килгәне юкмы?
– Була, кайчагында режиссер куйган таләптән читкә тайпылсаң, ояласың. Режиссер  әйткән фикерне җиткерә алмадым дип уйлыйсың. Сәхнә кануннарын бозасы килми. Без тамашачыны рәнҗетүдән куркабыз, чөнки алар безнең өчен илаһи зат.
– Тәнкыйть кирәк дисәләр дә,   матбугатта үзләренә карата әйтелгән  фикер  артист халкын  ни өчендер үпкәләтә.
– Безнең өчен бигрәк тә театр тәнкыйтьчеләренең фикерләре мөһим. Рәүф Игъламов, Ильтани Илялова, Дания Гыймранова – сәнгать өлкәсендәге белгечләрнең каймаклары. Алардан тәнкыйтьне еш ишетәсе килә. Аннары үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карап уйнаган көнне  ролең уңышлы чыга.
– Алдагы көннәрдә  үзегезне нинди рольләрдә күрергә теләр идегез?
– Минем рус һәм татар классикасында уйныйсым килә. Яшь буын да шул чор белән кызыксынсын, дөнья тарихын өйрәнсен иде.
– Сәхнәдә уйнау дәверендә һәр артист кызыклы мизгелләр белән очрашмый калмый.
– Бервакыт М.Мосифуллинның  «Акча кемгә кирәкми» дигән спектаклендә уйныйбыз. Мин анда сандыкны ачып, бөтен әйберне шуның эченә тутырырга тиеш. Карасам, сандык  бикле. Белмим, әллә ачып куярга онытканнар, әллә шаяртканнар. Шул вакытта: «Ярар, картым, мин ачкычны алып чыгыйм әле», – дип, сәхнә артына кереп киттем  дә  тиз  генә  эзләп  табып  алып  чыктым.
– Театрларыбызны тел сакчысы, дибез. Балалар өчен спектакльләр бармы репертуарыгызда?
– Без башка театрлар өчен дә тамашачы тәрбиялибез. «Сөннәтче бабай» спектакле мәктәп программасына да кертелгән. Бу спектакль бездә сигез ел бара. Ул безнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне чагылдыра. Балаларга әкиятләр дә күрсәтәбез. Юл кагыйдәләренә багышланган спектаклебез дә бар. Укучылар өчен  көненә  бишәр  мәртәбә  чыгыш  ясыйбыз.
– Артист халкының баласы, гадәттә, театрда үсә. Шуңа күрә аңа бик бирелгәннәре генә әти-әнисе юлыннан китә. Үзегезнең балаларыгыз нинди һөнәр сайлады?
– Олы кызыбыз Гөлия К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында рәссам-бутафор булып эшли. Энҗе – психолог.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА


 

--- | 19.04.2013
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру