Яңалыклар

Артист сәхнәсез яши аламы?

 
Казанда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры  гастрольләре башланды. К.Тинчурин театрында минзәләләр төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәноглуның “Ташкын” әсәрен тәкъдим итте.

Спектакль драматургның тамашачыга мөрәҗәгате белән башлана. Төркиянең Антония якларында ул гайре табигый хәлгә юлыга. Кыш айларында, ягъни тугыз ай дәвамында, авыл халкы тыенкы тормыш алып барырга мәҗбүр. Кычкырып сөйләшсәң, кечкенә генә саксыз хәрәкәт ясасаң да тау башларындагы кар катламы кузгалып, авылны кар өермәсе каплап, себереп китәргә мөмкин.

Шуңа күрә биредә мөмкин кадәр хисләрне тыеп яшиләр. Мылтык атып туй ясау, уен көлке фәкать 3 ай дәвамында гына рөхсәт ителә.

Әнә шул катлаулы картинаны режиссер Дамир Сәмирханов сәхнәдә гәүдәләндерә, җанландыра алган. “Ташкын” драмасы бер пәрдәдән генә тора. Беренче күренеш сузынкырак тоелса да, нәкъ шушы басынкы яшәү рәвешен ачып бирү өчен моннан да отышлы чара табып булмас иде.

Сәхнәдә вакыйгалар кискенләшә, хәвефле чор тәмамланырга берничә көн кала яшь киленнең тулгагы башлана. Бу уңайдан җыелган Өлкәннәр шурасы көмәнле хатынны табутка салып, тереләй җир астына күмәргә дигән боерык чыгара. Ләкин яшь хатынның ире бу карарга катгый каршы төшә. Килен бәби таба. Яңа туган сабыйның тавышы таудан-тауга бәрелеп, бөтен жиһанга тарала…

Спектакльдә Кендек әбисе ролен башкарган Эльмира Гәрәева әлеге театрда 18 ел эшли икән инде. Аның образы автор трактовкасында кырыс-кансыз бала һәм ананың җанын кыючы итебрәк бирелсә дә,тамашачы Эльмира башкаруында “җылытылган”, тере кендек әбисен күрде. Әйе, ул кырыс, ләкин ул шундый булырга мәҗбүр! Авылның законы шулай куша. Мәгәр, Өлкәннәр шурасының кырыс карарын ишеткәндә, хәтта ул да ана йөрәген, хатын-кыз асылын яшерә алмый. Бу актерның табышы дип бәяләнергә хаклы.

 

Соңгы елларда труппа мөдире булып эшләгән Эльмира ханымны кабат сәхнәдә күренә башлавы минзәләлеләр өчен генә түгел, башка театр сөючеләр өчен дә куанычлы хәл. Чибәр, сәхнә өчен яратылган диләр аның кебек артистлар хакында. Ә Эльмира үзе исә, театр артисты һәр яктан да универсаль булырга тиеш, дип саный. Режиссер һөнәрен дә башкарырга туры килгәли икән әле аңарга.

Яңа елга балалар өчен тамаша әзерләгән. “Маша белән Аю”га үзе инсценировка ясап, үзе үк сәхнәгә куйган. Минзәлә районы Сабан туйларын алып бара, төрле мәдәни чаралар да аннан башка узмый. Тамашаларга сценарийлар язуны да Эльмирага ышанып тапшыралар.

“Безнең театрда шундый гадәт бар: кече залыбызга җыелабыз да,  драматурглардан килгән пьесаларны укыйбыз, һәрберсе хакында фикер алышабыз. Ун-унбишләп укылган пьеса арасыннан бер-икесе генә куярлык дигән фикергә киләбез. Соңгы вакытта классик әсәрләргә басым ясыйбыз. Мәхмүт Галләү, Гаяз Исхакый, Фатыйх Кәрим. Ренат Харисның бер әсәрен куйдык. Төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәноглуның “Ташкын” әсәрен укыдык та, Ай, Ходаем, минем дә яшь бара бит, уйнарга кирәк дип уйга чумдым. Артистның бит “репертуар сәхифәсе” дигән нәрсәсе дә бар әле. Анда да байтак бушлык булды бит инде. Режиссерыбыздан үземә роль сорап алдым. Алланың рәхмәте белән ул миңа роль бирде. Яңадан сәхнәгә кайттым. Артистны үстерү, аның эчке дөньясын “тартып чыгару” өчен тәрҗемә һәм классик әсәрләр кирәк дип беләм”, - ди Эльмира Гәрәева.

Театрның баш режиссерлары Дамир Сәмирхановтан уңганлыгын да яшерми Минзәлә артистлары. Яшьләрне аңлый, артык мәҗбүр итми, интектерми. Ниндидер җаен таба белә, ашыкмый, диләр аның турында. “Ташкын” әсәре тугыз ай буе эшләнгән. Килеп киткән режиссерлар кебек акча эшләп алуны гына максат итеп куймый ул, озак-озак уйлана, комедияләр сәхнәләштергәндә дә 2-3 ай вакыт сарыф итә икән бит.

“Бу гастрольләрдә күпчелек яшьләребез катнашачак. Алар, хәер, без - урта буын артистлар өчен дә, Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау - зур имтихан кебек. Гастроль репертуарының өч спекталендә уйнаган яшь артистыбыз бар. Шөкер, театрыбыз тулы канлы яшәеш белән эш итә, алга атлый”, - ди Минзәлә театры артисты Эльмира Гәрәева.

Мөршидә КЫЯМОВА


 

--- | 19.04.2013
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру