Яңалыклар

Юбилей узды

«Гаҗәеп ак шәһәр, урамнарына да ак таш җәелгән. Туфлиләрдән генә йөрересез”,-дип артистларын Минзәләгә күчерергә үгетләгәндә Сабир ага Өметбаев чын күңеленнән алга таба шулай буласына ышангандыр. Бүгенге 80 еллык юбилей кичәсендә театр үзен сыендырган Минзәлә шәһәрен зурлады.

Сәхнәдә яшь артистларыбыз ике “Болгар” бию ансамбле солистлары белән күмәк бию башлауга ук күзгә яшьләр килде, әйтерсең тарих битләре ачылып китте. Менә укчылар үз биләмәләрен яклый, Минзәлә елгасында аккошлар йөзә... Татарстан мәдәният министры урынбасары Э.Р.Камалова коллективка РФ һәм ТРның Мактау грамоталарын тапшырды. Мәдәнияткә 40 елдан артык гомерен багышлаган, артист Әхнәф Исрафиловка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелүен әйтүгә зал овацияләргә күмелде. Театрның реставрация остаханәсе мөдире Рәсүл Авзаловка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелү шулай ук лаеклы дәрәҗә.Республиканың Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты ТРның халык артисты Р.М.Муллинага, Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре артистларга, хезмәткәрләргә тапшырылды.”Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины» дигән мәртәбәле исемгә ТРның халык артисты В.Ф.Нигъмәтуллина лаек булды. Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Сәлахов Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшырды.

Татарстан Дәүләт Советыннан И.Гыймадиев, Зәй районы башлыгы Р.Кәримов, Тукай районы башлыгы В.Хазеев, Мөслим районы башлыгы урынбасары Р.Солтанов, Кама Тамагы районы, Сарман районы вәкилләре, К.Тинчурин исемендәге, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама театрлары директорлары, Сабир Өметбаевның туганнары,Алабуга мәдәният көллияте укытучылары, Татарстан язучылар союзы рәисе Данил Салихов, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары редакторы Зиннур Хөснияр, “Мәдәни җомга “газетасы редакторы Вахит Имамов, якташыбыз җырчы Рөстәм Маликов һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар юбилей кичәсенең дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Тантаналы өлешнең кульминацион моменты – театрыбыз директоры Р.Ш.Шәймәрдановның сәхнәне яктырту буенча рәссам Денис Ивановка Сабир Өметбаев исемендәге премиясен тапшыру булды. Афәрин, Денис! Сине барыбыз да котлыйбыз!

Икенче өлештә К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасының премьерасы Минзәләдә күрсәтелде. Казан тамашачысына әсәр күптән түгел булып узган гастрольләрдә тәкъдим ителгән иде. Зур эшләргә йомгак ясап юбилей тәмам. Коллектив исә гадәттәге гастрольләргә, яңа премьераларга әзерләнә. Юлың озын һәм тагын да мактаулы булсын, үзебезнең театр!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 29.11.2016
  • Премьералар
  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру