Яңалыклар

Эшеңнән алабыз, дисәләр...

Андагы вакыйгалар теләсә кайсы җирлектә куерып китәргә мөмкин. Нишлисең, җитәкче кайчан да булса кәнәфиен бушатырга тиеш, ә аның җылы урыннан китәсе килми. Шуннан төрле интригалар корыла, көлкеле хәлләр башлана. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры менә шундый хәлләргә елмаеп карарга киңәш итә.

      “Кирәкле кишер яфрагы” сатирик комедиясе тормышыбызда булган хәлләрне юмор белән кабул итәргә өйрәтә һәм сәхнәдәге мизгелләрне “үзеңә алмаска” киңәш итә. Режиссер Дамир Сәмерханов сатира алымын беренче тапкыр куллануы хакында әйтә. Бу әсәрнең профессиональ театрда беренче тапкыр куелуы. Ә менә халык театры аны сәхнәләштергән һәм “Идел-йорт” халыкара театрлар фестивалендә Казан турына үткән дә икән. Пьесаның авторы Равил Сабыр шул рәвешле Нәфисә Исмәгыйлова куелышын да искә алды. Әсәргә җимне тормыш үзе биргән икән:

     – Пьесаның нигезе итеп Минзәлә районында булган бер хәл алынды. Бик озак еллар буе колхоз рәисе булып эшләгән кеше, белмим, арыганмы, әллә туйганмы, үзенең вазыйфасына бик салкын карый башлаган. Хәтта менә шундый хәл дә булган. Тракторчы җир сөрә икән, янына машинасы белән колхоз рәисе килеп туктаган. “Нәрсә, фәлән абзый, сөреп буламы?” – дип сорый икән бу. “Бик булмый шул, иптәш персидәтел, теге юк, бу җитми, трактор ватык...” – дип зарланган колхозчы. Моңа каршы җитәкче, ярар, сызып чык инде шунда, ерактан кара булып күренеп торса, ярый, дип әйткән ди. Ә бит ул заманында бик әйбәт җитәкче булган, тора-бара менә шундый битарафка әйләнгән. Мондый хәлләр ешаеп киткәч, колхоз күрсәткеч¬ләр буенча койрыкка төшкәч, глава моны алмаштырырга уйлаган. Хәтта алмаштырган да. Ә рәис төрле хәйләләр корып, кире урынына кайтып утырган.

    Бер караганда, колхозлар бетте, пьесадагы вакыйгалар искерде кебек. Режиссер нишләп хәзер бу материал белән эш итәргә булган икән соң? Дамир Сәмерханов болай ди:

    – Тормышыбызга елмаеп, җитешсезлекләребезгә көлеп карыйсы килү шушы пьесага алынуга сәбәп булды. Андагы персонажлар һаман да бар. Сатира форматы исә безнең халыкка бик якын. Галиәсгар Камалның “Безнең шәһәрнең серләре”н генә алсак та, бу бит – чиста сатира әсәре. Тамашачы мондый әсәрләрне ярата, рәхәтләнеп көлеп карый.

    ...Шулай итеп, сәхнәдә вакыйгалар куера башлады. Махмырдан интеккән колхоз рәисе эш урынына килде, сәркатип бер-бер артлы кәгазьләр кертә башлады. Шул кәгазьләр арасына үзенә ике тун бәясен дә кыстырды. Зоя колхозның исәп-хисап дилбегәсен үз кулында тота, аңа каршы килеп булмый. Дилбегәне ни дәрәҗәдә тотканлыгы, тикшерү килә дип исәп-хисапны барлый башлагач, тагын да ачыла төшә. Ул кәгазьләрдә нәселле терлекләр бер үлә, бер терелә, алар йә банан ашый, йә һәрбер сыерга бер үгез сатып алырга туры килә, аннары җыенысы бергә үләт базына күмелеп тә куела.

     Монда сәхнәдән чыкмый уйнаган Рәдиф Җәүдәтыч – Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллинның тамашачыны бер йодрык итеп тотуын, Патимәттәй – Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, Халисәттәйнең – Татарстанның халык артисты Венера Нигъмәтуллинаның залны ничек кыздыруларына сокланмыйча булмый. Идән юучы Әлфинур – Эльмира Әхмәтханова да нәкъ тормыштагыча килеп чыккан. Оркыя – Чулпан Бәдретдинова да ышандырды. Зоя исә артык җетелеге белән истә калды. Самими татар тамашачысына җитәкче тирәсендә андый ук җете ханымнар булмас кебек тоелырга мөмкин. Шулай да Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәева ролен яраттыра алды.

     Көтүченең (Ильяс Закиров) бердәнбер бунтарь образ икәненә ахыргача инанып утырдык. Ахыр чиктә ул да, рәисне калдырырга дигән хатка кул куйгач, нәүмизләнеп калучылар күп булды, билгеле. Режиссер моны рәискә төзәлергә вакыт бирү дип аңлатты аңлатуын. Хәер, тормышта да шулай: гади халык алдан шауласа да, бунтарьлар күптән юк шул инде.

     Шунысы кызык: спектакльнең беренче өлешен халык тын да алмый карый. Хәтта кайсы авылларда сагаеп калалар, дип сөйли иҗат төркеме. Ә бер авылда главаны уйнаучы артист залдан сәхнәгә күтәрелә башлагач, халык аны чынга алып, аягүрә басып озаткан. Димәк, тормышыбызда безне айнытып җибәрердәй әнә шундый көлеп карау бик вакытлы, бик кирәк чакта чыккан.

     Минзәлә театрының репертуары кызыклы әсәрләргә бай. Әйтик, 81 нче сезонын ул башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәләштергән “Түтиләр” комедиясе белән ача. Биредә Кәрим Тинчуринның беркайда да куелмаган “Кара күз” дигән мелодрамасы буенча да репетицияләр бара. Казан тамашачысы исә Минзәлә театры чыгышын ноябрьдә карый алачак. Минзәләлеләр Тинчурин театры сәхнәсендә иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 142, 27.09.2016/) Гөлинә Гыймадова | 29.09.2016
  • Премьералар
  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру