Яңалыклар

Ирнең асылы эштә таныла.

Инде онытылып беткән жигуле транспорт - карета ясаган оста куллы шәхес белен аралашырга туры килде. Тыйнак холыклы, узе турында сөйләргә һич яратмый, hәp сүзне авызыннан тартып алырга кирәк.

      Гадәттә, вакытлы матбугаттагы язмаларда театр артистларына өстенлек бирелә, ә декоратор, ут куючы, оператор, сәхнә эшчелере гел арткы планда калып килә. Бу юлы традициядән бераз тайпылып, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт теат- рында хезмәт куючы Рәсүл Авзалов турында бәян итергә булдык.

    Беренче карашка, биографиясе бик гади аның: районыбызның Куян авылында туган, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бикбау авыл клубында эшләп алган. Аннары армия хезмәте, хезмәтен тутырып кайтканнан соң, Минзәлә төзелеш оешмасына машина йөртүче булып урнашкан. Әмма шушы еллар эчендә аның туплаган тормыш тәжрибәсе, һөнәри осталыгы һәркем сокланырлык.

    Рәсүл Авзаловның үзенчәлекле тембрлы тавышын сәнгать өлкәсе белән кызыксынган минзәләлеләр хәтерлидер. Буген ул сәхнәгә сирәк чыга, чөнки үзенә башка өлкәдә шөгыль тапкан:

- Егерме елдан артык мәдәният булегендә эшләдем, күбесенчә, “выездной” концертлар белән йөрдек. Хәзер инде дистә елга якын театрда реставрация цехы мөдире (элек декорация эшләү цехы дип атала иде) булып эшлим. Остазыма (кызганычка каршы ул инде мәрхүм) - Сергей Чемодуровка рәхмәтлемен, ул күп нәрсәгә өйрәтте үземне.

    XIX гасыр стилендә эшләнгән сәнгать әсәренә тиң каретаны, ат фигурасын күреп, спектакль карарга килгән тамашачы ah! итте. Шундый шәп килеп чыккан, эчендә җаны гына юк. Заманча әйткәндә, аңа тест-драйв уздыру өчен тере ат кына җитми. Нинди тәртиптә, нинди материаллардан ясадыгыз бу матурлыкны, дип кызыксынам:

- Иң беренче рәссам безгә сызымнар бирә һәм шуңа карап, кирәкле материаллар алына. Бу каретаны ясауга бик куп металл сарыф ителде. Бетен каркас тимердән эшләнде, яңадан фанера белән тышладык, изолон белән ябыштырып (бераз кабарып торсын өчен шулай эшләнә), күнне алыштыручы (кожезаменитель) материал белән тышладык. Инкурстация өчен бизәкләр исә үземнең идея, өйдә эшләнгәннәр иде алар. Фанерадан ясалган, брон¬за буяу белән буялган. Салонга килгәндә, карета нигезенә утыргычлар куйдык, велюр белән тышла¬дык, ут керттек, микрофон да бар. Тәгәрмәчләрне торбадан кисеп, бөгеп эшләдек. Эретеп ябыштыру эшләре дә башкары- ла. Былтыр театрга эшкә авылдашым Фердинас Бәдриев килде, бергәләп, килешеп эшлибез аның белән. Эшемнән канәгать, сәламәтлек кенә булсын”,- ди остакул.  

    Мастерскойны кереп карадык, анда салкынча, буяу, агач исе килеп тора. Һәрбер эшләнмә тигез итеп, җаилап куелган. Пеноплекс материалдан эшләнгән курчак фигуралар (араларында автомо¬биль моделе, матрешкалар да бар), алар Гжель ысулы белән бизәлгән.

    Волынка дигән музыка инструментын дә ясаган оста, анысын да горуланып курсәтте безгә.

- Элек өйдә мебельне дә узем ясый идем, хәзер аларны өйдә тотмыйбыз инде, яңаларын сатып алдык. (Аньң ясаган йорт җиһазларын, ишек аркаларын, гөлләр кую өчен ясалган җайланмаларын, ясалма чәчәкләр куел¬ган агач эшләнмәләрен үземнең дә күргәнем бар). Һәр агачның үз холкы, жылысы, исе бар. Йөрәк ялкыны, күңел жылысы кушылган агач эшләнмәдән - куна тактасымы ул, кием элгече, шкафмы - нур сирпелә, - дип дәвам итәбез әңгәмәне.

- Безнең эштә төгәллек, пөхтәлек, түземлелек зарур. Бизәк, орнамент уясыңмы, ишек ясыйсыңмы, миллиметры миллиметрга туры килергә, киселгән, ялгана-җыела торган деталь үз урынына кереп кенә утырырга тиеш. Чак кына читкә тайпылсаң да - эш харап: хилафлык килэ...

Бүгенге тормыш киләчәк турында уйларга да мәҗбүр итә. Марселье¬за ханым белән Рәсүл әфәнденең ике улы үсеп җиткән. Өлкәне - Рөстәм төзелеш буенча дурт еллык бакалавриатны тәмамлап, инде магистратурада укый, Рәсил исә унберенче сыйныфны тәмамлый. Ул да абыйсы кебек югары белем алырга омтыла. Улларының икесе дә этиләре кебек төрле музыка коралларында уйныйлар, музыка мәктәбен дә тәмамладылар, кыскасы үзләре бер ансамбль булырлык.

Әлфинә Воробьева "Минзәлә" газетасы №7 3 февраль 2016 ел | 09.02.2016
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру