Яңалыклар

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасы тарихы

     Минзәләнең үзәк урамнарының берсендә урнашкан бу бина 1894 елда тезелә. Тарихи документларда ул «Андреевлар йорты» («Дом Андреевых») дип искә алына. Төзелгән мәлендә бина кунакханә һәм трактир буларак хезмәт итә.

     1917 елда ул Советлар кулына кучә һәм Совет властен игълан итү нәкъ биредә уза. 1919 елда бинага өстәп ике флигель салалар. 20нче еллар уртасында монда «Нардом» урнаша, ә 1936 елда бина Чистайдан Минзәләгә күчеп килгән Сабир Өметбаев житәкчелегендәге театр труппасын сыендыра.

     Театрны оештыручы, 30 елдан ар- тык аның житәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев - та¬тар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес. Бу елларда артист- лар кубәеп, 30 кешедән арткач, өч труппага бүленеп, кубрәк халыкка - авыл халкына хезмәт курсәтә. Шулай итеп, сугышка кадәр театр 40 тан ар- тык спектакль чыгара.

     Сугыштан соң, ижади составны тулыландыру максатыннан узешчән сәнгатьтән, башка театрлардан, театр техникумыннан яңа көчләр килә.

     1985 елда бина капиталь ремонтка ябыла. Эш барышында сәхнәне һәм административ корылмаларны заман таләпләренә туры китереп тезергә дигән карар кабул ителә.

     Театрньң эклектика стилендәге 220 урынлы тамаша залы, иркен фойесы, уңайлы грим, костюм булмәләре булган янартылган бинасыньң архи¬текторы-В А. Манукян. Реконструк¬ция эшләре 1999 елда тәмамлана. Шул елның 4 июлендә бинаны ачу тантанасы була. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев катнаша.

"Сәхнә" журналы №1 2016 ел | 21.01.2016
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру