Яңалыклар

Илүсә апа.

    Әхмәт абзый авыл советыннан яңа туган кызына сөенә-сөенә исем яздырып кайтып килә.

   Күршесе очрап,”Кызыңа нинди исем куштың?” дип сорый.

   Әхмәт абзый бик горурланып : “Ил үсә” дип куштым ди. Күршесе “Тьфү, әйттерерсең әллә ни, үсә-үсмини”, дип китеп бара. Болганчык заманнар шул бу, 1940 еллар. Әллә күршесе үсми дигәнгә инде, Илүсә апа уртачадан тәбәнәгрәк булып җитлегә.

   Ләкин кечкенә дә төш кенә. Аның җитезлегенә, уңган, булган бала булып үсеп килүенә сөенә авыл халкы. Апасы Ләлә белән икесе әнисе Зөләйха апаның таянычлары, ярдәмчеләре булалар.

   Әҗмән дип йөртәләр аларны. Бик кире, бик тискәре, үзсүзле кеше булган бабалары Әҗмән карт. Кушамат белән холык оныкларына да күчкән.

   Илүсә апа әти дип әйтә белмим мин дия иде гел. Чөнки 1941 елда әтиләре үзе теләп сугышка китә.

   Моның үз тарихы бар. Әхмәт абзый колхоз рәисе. Икмәк өлгереп килә, халык ач. Нишләргә? Арыш удырып, арыш куыртып ашата ул авыл халкына. Һәм аны кемдер райкомга барып чага. Эш кузгатачаклар,колхоз корыткыч дип хөкем итәчәкләр дигән хәбәр килеп өлгәшә авылга.       

   Военком булып эшләүче дусты аңа: үзең теләп сугышка китәргә гариза яз, озатам,- ди. 51 яшьлек ирне инде хәрби хезмәткә алмыйлар, ә ул китә. Һәм Суслангир дигән җәһәнәм авызына килеп каба.

   Ачтан шешенеп, хәлсезләнеп ятканда, алланың рәхмәте , моны лагерьда эшләп йөрүче хатын танып ала. Бу Әхмәт абзыйның беренче хатыны булып чыга. Ире хәрби икән. Монда хезмәт итәләр икән. Офицер хатыны Әхмәт абыйны яклап, без якташлар дип ире аша сугышка озаттыра. Сугыш кырында беренче тапкыр тамагым туйды дип хат язып сала ул өенә.Мин кече командир, пособие бирәләр семьялыларга, мин баш тарттым, сез әле әйбәт кенә яшәп калдыгыз, бик авырлар бар, аларга бирсеннәр ди. Нинди тәрбия иде икән ул. Кеше өчен борчылып, янып яшәү. Озак та үтми гаилә әтисез кала. Ятимлек гомере башлана. Илүсә апа әтиле кешеләр турында сөйләгәндә сүзен гел” Алар бай- рәхәт яши, чөнки аларның әтиләре бар”- дип башлый иде. Берничә тапкыр янып бетәләр алар (пожар турында сүз бара). Бөтен савытларга су тутыру гадәте бүген дә сакланган анда. Илүсә апа авыр хәлләрне дә җиңел итеп, уенга борып сөйли белү сәләтенә ия.

   Бер януларын ул болай дип искә ала.

   - Өй дөрләп яна, халык җыелган, кар өеменә казан белән аш чыгарып утырттылар өйдән. Рәхәтләнеп ашадык, бездә өй кайгысы юк, аш бүле.

   Чормада җыеп киптерелгән чикләвек күп, кайчан шуны атарлар инде урамга, кесә тутырып чикләвек ватар идек дип өй тирәли көтеп йөрүем дә истә.

   Бигрәк бернисез калдык . Әни ничек чыдагандыр. Ярый әле әби белән бабай бар иде.Алар ярдәме белән кышны чыкты,дип сөйли ул.

   Балачак нинди авыр булса да уза да китә.Мәктәптә яхшы укый .” Укырга кайда барырга икәнен дә белмим. Алабуга культура агарту техникумының бик популяр чагы. Барып кердем. Әтисез булсам да мин кемнән ким дип тырышып укып гел 5ле билгеләренә генә тәмамладым укуымны. 1959 ел. Минзәлә театрыннан Сабир абый Өметбаев үзе килеп сайлап алды безне. Башыбыз белән иҗатка чумдык. Уйнаган рольләр бар да күңел түрендә, бүген дә сәхнәгә менсәм уйнап китәрмен кебек”. Бик күп артистлардан аермалы буларак Илүсә апа сәхнәдә хис янына акыл кушып уйный. Сүзнең мәгънәсенә төшенеп, сүз кадерен белеп сөйли ул сүзләрен.

   Бераз салкын, кырысрак кебек күренгән бу артистканың эчке дөньясы чиксез киң , тирән. Ул сәхнәдән әйткән һәр җөмләсе белән тамашачыны ышандыра, үзенә карата ,ртыннан ияртә. Спектакль беткәнче аның фикереннән чыга алмыйсың. Әйдәп бара кылдан нечкә хисләр белән эш итә белә ул.

   Ике төрле инде ул Илүсә апа.( Алай дисәң, өч төрле, биш төрле кешеләр дә шактый)

   Гастрольләрдә әниләрчә сине тәрбияли, саклый, акыл бирә, шаян кызык сүз сөйли, көлдерә, күңел күтәрә.

    Ә театрга кайткач, ул җитди, якын килмәслек, буй җитмәслек кебек кырыслана.Парторг та бит әле ул.

    Без аның белән гел бер бригадада эшләдек. Театрда төрле кичәләрне минем белән уздыруны кулай күрде ул ,чакыра, өйрәтә, эшне куша. Иртәгәгә син әзерләнеп килергә тиеш. Театрныкыннан башка эшне ул эшкә санамый. Иң элек театр, вакытың калса башкасы.

   3 әр метр озынлыктагы стена газеталары чыгара идек. Һәр очракка шигырьләр чыгарабыз, үзебез көләбез хәлдән таеп, эш эшләргә, эшли белергә мин Илүса ападан өйрәндем. Рәхмәт сиңа, остазым!

   Бәхетен театрда тапты дигән җөмлә искергән, күп кабатланган, купшы кебек. Ләкин бу бик дөрес. Бәхетле була алу да талант бит. Илүсә апа театрга килгәндә Фәез абый инде танылып килүче артист-музыкант була. Ике талант бер-берсен тиз таный.(нигәдер таба дип әйтәсем килмәде)

   Кавышып ике ул үстерделәр. Гаиләдә дә үз алымы иде Илүсә апаның. Ул һәрвакыт Фәез абыйны олылады, мактады. Абыегыз ни әйтер, безнең Фәез белә ул, Фәез әйткәч дөрес инде ул дип гел үсендереп яшәде. Шуңадырмы, алар бик матур гомер кичерделәр. Куе, үтә җете төсләр юк иде алар арасындагы мөнәсәбәттә. Тыенкы, тыйнак, тәрбияле иде бер-берсенә булган хисләре. Бер минутка аерылмаслар, соңга калмаслар, юк-бар белән вакыт уздырмаслар.Көннән-көн сәхнә осталыкларын камилләштереп, берсен-берсе тулыландырып яшәделәр бу үрнәк гаилә.

   Гомүмән, Илүсә апаны, театрның намусы дияр идем мин. Хыянәтсез, эчкерсез, булсын дип хезмәт иткән буын ич алар. Туры сүзле, таләпчән, каты куллы, кырыс холыклы бу ханымда, көчле ихтыяр көче бар. Театр миңа дип түгел, мин театрга бурычлы дип эшләде ул”. Бездән соң да театр алга китеп, уңышларга ирешсен, безнең хезмәт тә онытылмас”- дияргә ярата ул. Илүсә исемле кызлар күп Минзәлә районында. Бу артистка Илүсә Саттарова- Бәдриева хөрмәтенә куелган исемнәр. Тамашачы яратты аның сәхнә геройларын. Үзе дә иң әүвәл тамашачы, аңа хөрмәт зур булырга тиеш дип өйрәтте безне.

   Хәерле озын гомерләр Сезгә, хөрмәтле өлкән артискабыз.

   Сез буген дә яшь көчле,гадел. Театрның уңышларына сөенеп гомер кичерәсез. Сәламәтлек сезгә. Татарстанның халык артискасы, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале иясе Илүсә Саттарова – Бәдриева турындагы кыска гына хатирәм тәмам.

 

Рәзилә Муллина, ТР ның халык артисткасы, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты

--- | 18.12.2015
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру