Яңалыклар

ТЕАТРЛАР САБАНТУЕ.

“Буа-Алан” дип язылган ни татарча, ни русча булмаган заманча «модный» исемле мәйданны күрүгә җиде сәгатьлек сәфәрнең ару-талулары онытылды. Шулай итеп республика театрларының IX Сабантуе быел кунакчыл Буа җирлегендә башланып ките. Театр коллективларына Буа муниципаль районы башлыгы А.К. Айзетуллов, төп оештыручылардан К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Ф.Н.Мөсәгыйтов, танылган җырчы С.З.Фәтхетдиновлар сәламләү сүзләрен әйтте.

   Һәм ... башланды! Менә биредә сулы көянтә белән берсеннән – берсе җитез артист кызлар ярыша, якында гына татарча көрәш кызып бара, алардан читтәрәк гер күтәрүчеләр эшкә кереште, таяк тартышучылар янып-пешеп кызарып беткәннәр, үзебезнең театр үткәрергә тиешле капчык сугышына керүчеләр дә шактый. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Нәтиҗәдә, Минзәлә театрыннан гер күтәрүдә һәм капчык сугышында Риф Ризатдинов 1 урыннарны, хатын-кызлар арасында таяк тартышуда Рая Егорова 3 урынны, бау тартышуда хатын-кызлар командасы 1 урыннарны алды. Кашыкка йомырка салып йөгерүдә, капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, бию марафонында да без бик актив катнаштык. Туры колгага менү быелгы сабантуй программасына кертелмәсә дә  Минзәлә театрыннан Риф Ризатдинов махсус күрсәтмә чыгыш сады – туры колгага менеп җитеп төрле фигуралар эшләде. Оештыру комиссиясе Рифне махсус приз – микродулкынлы мич белән бүләкләде.

  Буа тамашачысы турында аерым тукталасы килә. Сабантуй мәйданы эскәмияләрен тутырып утырган буалылар һәр театр коллективын сәламләп, уеннарга көч-дәрт биреп торды. Бәйрәмнең ахырына кадәр беркая кузгалмыйча рәхәтләнеп тамаша кылып утырды алар.

  Курыккан эш хәерле була диләр – бик ерак юлга бисмиллаларны әйтеп сагаеп кына чыгып китсәк тә күңел ачып, ял итеп, дусларны – коллегаларны күреп исән-сау кайтып җиттек. Матур хатирәләр белән истә калырсың, Буа-Алан!

                                        Нурсибә Адиева,

                                         Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

--- | 15.06.2015
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру