Яңалыклар

Яшьләргә - юл!

 С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының иҗади труппасы быелгы сезонда бер төркем яшь көчләр белән тулыланды. Төгәл итеп әйткәндә алар өч кыз һәм дүрт егет. 79 нчы театраль сезонга аяк басканда яшьләргә “Минзәлә театрына нинди хыяллар, нинди планнар белән килдегез?” – дигән сорау бирдек.

- Илдус Кәримов. Минзәлә районы Мияш авылыннан.

   Узган елгы “Идел - йорт” фестивалендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева җитәкләгән Тауасты Байлар авылы үзешчән коллективы белән Д.Салиховның “Булса кодаң генерал” комедиясе белән катнаштык. Сәхнәдә үк, тамашачылар алдында, театр директоры Р.Ш. Шәймарданов белән баш режиссер Д.М. Сәмерханов мине эшкә чакыруларын әйттеләр. Әлеге тәкъдим көтелмәгән шундый көчле тәэсир ясады ки, очып килдем дияр идем, театрга килүемне! Шунда ук Р. Сәхәбетдинованың “Дүрт дус” әкиятендә роль бирделәр, башка рольләрем дә бар. “Эшләргә дә эшләргә” – бүгенге девизым.

     Гөлназ Исмәгыйлева. Минзәлә шәһәреннән.

-          Театр тормышы укытучы, врач, я булмаса сатучы тормышы түгел бит инде, миңа ул һәрчак серле бер дөнья булып тоела иде. Кечкенә чакта мин урындыкка менеп басам да (ул минем сәхнәм) җырлыйм, шигырь сөйлим, пародияләр күрсәтәм. Иң зур хыялым – артистка булу, зур сәхнәдә уйнау... Мин бүген Минзәлә театры артисткасы, татар классикасы әсәрләрендә рольләр турында, башка театрларның танылган актерлары белән танышу турында хыялланам.

Рәзилә Нуриева. Биектау районы Чубар авылыннан.

-          Биш яшемнән җыр-биюгә гашыйк булганлыктан, мәктәпне тәмамлагач театр училищесына укырга керүем үзем өчен хәл ителгән иде инде. Әти-әнием башта бик риза булмасалар да, соңыннан каршы килмәделәр, киресенчә, гел терәк булып, хыялларымны хуплап тордылар. Укыган чорда артист булу теләгем елдан-ел арта гына барды, театр атмосферасына башым белән чумдым. Чын күңелдән булган хыяллар чынга аша икән ул һәм шулай итеп мин бүген Минзәлә театрында артистка! Халык мәхәббәтен яулаган бай тарихлы театрда эшләү зур дәрәҗә. Алдагы көндә сәнгатькә өлешемне кертеп, яңа образлар тудырасы килә. Иҗади активлыгымны, энергиямне сүндермичә, җаваплылык хисен югалтмыйча, сәхнәгә ихлас бирелеп эшләргә телим.

Рөстәм Зиннуров. Кукмара поселогыннан.

-          Кечкенәдән үк мин игътибар үзәгендә булырга ярата идем. Гаилә бәйрәмнәре, туган көннәр, балалар бакчасы кичәләрендә һәрвакыт чыгыш ясадым. Бу мине балалар сәнгать мәктәбенә китерде. Анда узган биш ел вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндем, һәм, иң мөһиме, киләчәгемне театрдан башка күз алдына да китерә алмаганымны аңладым. Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов чакырып алып М.Кәримнең “Кыз урлау” музыкаль комедиясендә авыл егете ролен биргәч, әлеге теләгем көчәйде генә. Бәхеткә каршы, бүген мин Минзәлә театры артисты! Яхшы драма әсәрендә төп рольләрне уйнау, мөмкинлек булса, кинога төшү – болар бүгенге хыялларым.

 Язгөл Гыйльметдинова . Кукмара районы Балыклы авылыннан.

-          Сәхнәдә уйнау – балачак хыялым. Мәктәптә уздырылган чараларда катнашу, балалар сәнгать мәктәбе, Кукмара халык театры, Казан театр училищесында уку – һәр баскыч саен мин теләгемә якынлаша бардым. Минзәлә театры спектакльләрен еш карадым, артистларына соклана идем. Училищены тәмамлап Минзәлә театрында эшли башлавымны сизми дә калдым. Төрле жанрларда үземне сынап карыйсым килә, барлык сынауларны да үтә алырмын дип уйлыйм.

   Раушан Зиннуров. Кукмара поселогыннан.

-          Балачактан әниемнең җырлавына мөкиббән идем. Сәхнәгә юл башы шуннан, дип уйлыйм. Мәктәптә узган бер кичәдән соң мине Кукмара халык театры режиссеры Р.Сәләхетдинов чакырып алды. Рольләр бирде – Минзәлә театрына мин профессиональ коллективта иҗат итәргә дип килдем, чөнки тормышымны бары тик сәхнәдә күз алдына китерәм. Театр дирекциясе һәм коллективы безне җылы каршы алды – биредә якты йөзле мөлаем кешеләр эшли.

   Илназ Минһажев. Минзәлә шәһәреннән.

-          Барысы да очраклы килеп чыкты, дияр идем, нәкъ шул очраклы хәлләр язмыш таләбе булып чыга. Мин театрда, мин сәхнәдә – күпләр өчен бу бит хыял гына булып кала.

Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар, Язгөл Гыйльметдинова, Илдус Кәримовлар рус халык әкиятләре буенча куелган “Чуртан кушуы буенча” курчак спектаклендә үзләрен күрсәтергә өлгерде инде. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов куйган барлык таләпләрне дә үтәргә тырышты яшьләр. Нәни тамашачыларыбыз бик ошатты үзләрен.

    Егет – кызларыбызга иҗади унышлар телик. Театрыбызда озак еллар эшләп, берсеннән – берсе матур рольләр иҗат итүләрен көтеп калыйк.

 

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире.

 

--- | 09.12.2014
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру