Яңалыклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган спектакль “Тилмереп дога көткәннәр”. Режиссеры Дамир Самерханов.

   Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры  башкорт драматургы Рәлиф Кинҗәбаев әсәре буенча куелган “Тилмереп дога көткәннәр” драмасын Минзәлә тамашачыларына һәм республиканың театраль тәнкыйтьчеләренә күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры Дамир Самерханов куйды, рәссамы ТРның  атказанган сәнгать эшлеклесе  Ленар Гыйльметдинов, композиторы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе  Юрий Чаплин. Театр әлеге авторның иҗатына икенче тапкыр мөрәҗәгать итә. 1999 елда аның “Айгырыңны үтечкә бир” комедиясе тамашачылар күңеленә хуш килгән иде. “Тилмереп дога көткәннәр” исә сугыш темасына багышланган, шуңа күрә аны театр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарды. Театр тәнкыйтьчеләренең фикерләре төрлечә яңгыраса да артистлар уенына алар зур бәя бирделәр. Баш рольдә театрның  өметле артисты Ленар Миңнемуллин, рольләрдә ТРның халык артистлары Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар, Хафиз Хамматуллин, ТРның атказанган артисткасы Гөлшаһида Сәлахова, артистлар Әхнәф Исрафилов, Чулпан Бәдретдинова, Руслан Әхмәтҗанов, Ильяс Закиров, Илсинә Миңнемуллина  һәм башкалар.
    Сәхнә бизәлеше, музыка, артистларның яңа иҗат мөмкинлекләрен күрсәтүләре – болар барысы да спектакльнең, театрның һәм режиссерның зур уңышы.


                                     Нурсибә Адиева,
                                     Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире







 

--- | 13.03.2014
  • Премьералар
  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру