Коллектив

Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы

Роберт Шәймәрданов 1963 елның 23 гыйнварында Татарстанның Мөслим районының Татар Шураны авылында туып үсә.
Ул Алабуга мәдәни-агарту училищесын, 1989 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. Аннан соң Татарстан Мәдәният министрлыгына эшкә чакырыла, 1992 елда Р.Шәймәрданов Минзәлә драма театрының директоры итеп билгеләнә. Ул театр тормышындагы гаять болгавыр чорга эләгә: ничәдән-ничәмә еллардан бирле ремонтланып бетмәгән бина, өлкәннәр пенсиягә киткән, коллектив чуар. Менә шул вакытта аның яшьлек энергиясе, дәрте, инициативасы, үҗәтлеге җиңеп чыга. Бары тик 1992 елда гына аның тырышлыгы нәтиҗәсендә театр яңа 5 автомашина, музыкаль үзәк, столяр станок, радиовидеоаппаратура, электротоварлар белән баетыла. Соңрак Президент ярдәме белән бина төзекләндерелә, төрле яктан яшьләр туплана, сүнәр-сүнмәс иҗат ялкыны яңадан кабынып китә - театр яңа сулыш белән яши башлый. Аны Минзәлә халкы үз итә, хәтта ул район советына депутат итеп тә сайлана. Хуҗалык эшләренә әвәс бу җитәкче, шул ук вакытта, театрның иҗади йөзе турында кайгыртып, алгы планга нәкъ аның менә шул ягына аерым зур игътибар бирә - ул һәрвакытта артистлар мәнфәгатен хуплап, аларны эш белән тәэмин итү турында кайгыртып, татар драматурглары белән тыгыз элемтәдә яши.
Минзәлә театрына күбрәк күчмә шартларда эшләргә туры килә. Шул сәбәпле ул туктаусыз юлда. Бу момент директорны нык борчый һәм сагайта. Гастрольләр оештыруны ул һәрвакыт күз уңаенда тота. Республикабызда бу театр булмаган берәр районны табу мөмкин түгел. Алай гына да түгел, үзенең иң яхшы спектакльләре белән Россиянең чит өлкәләренә дә чыга.
Директор буларак ул бер изге эш белән шөгыльләнә:театр ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән күп изге эшләр кылды, театрның музей эшен җайга салды. Роберт Шәйхильевич тырышлыгы белән театрга аның нигезен салучы режиссер Сабир Өметбаев исеме бирелде.

2013 елның 22 мартында театрның директоры Роберт Шәймәрдановка 50-яшьлек юбилее кичәсендә Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.

РФ Президенты В.В.Путинның 2014 елның 2 май №290 указы нигезендә хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II  дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.
 


  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру