Коллектив

Нигмәтуллина Венера Фәйзеләхәт кызы

  Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты,Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, "Тантана" театраль премиясе лауреаты
  Туган көне: 1 март 1949 ел
  Туган урыны: Сарман районы Таулык авылы
  Театрга 1969 елда килә
  Рольләре:

«Бродяга»    В.Эфтимиу   -  Ралука
«Гөлбакча»    А.Мирзаһитов -  Айсылу
«Дуслык законы»    Х.Вахит  -  Эльвира
«Ана йөрәге»    С.Кайтов  -  Медсестра
«Куендагы елан»    Ә. Мирзаһитов -   Миннури
«Кем гүзәл?»    Г.Зәйнашева  -  Гүзәл
“Җарияләр”     А.Островский  -  Софья Сергеевна
 “Минем җәннәтем”     Ю.Әминов  -  Сайра
«Соңгы хөкем»    Т.Абдумәмәтов  -  Хәнифә
«Гарасат»    Г.Сабитов  -  Сабира
“Мин солдат хатыны”    Н.Анкилов  -  Полина
“Мәхәббәт турында җыр”     Ә.Атнабаев  -  Гөлнар
«Ике килен – килендәш»    Х.Вахит  -  Килен
«Комиссия килгәч»    Г.Зәйнашева  -  Майбәдәр
«Ил»    К.Тинчурин  -  Сабира
«Хыянәт»    Х.Вахит  -  Тәнзилә
«Язлар моңы»    Ә.Гаффар  -  Сара
«Алсу таңнар»    Н.Әсәнбаев  -  Әнисә
«Ардуан батыр»    Г.Ахунов  -  Зөлхәбирә
«Карт гашыйк»    С.Шәкүров  -  Гүзәлия
«Икәүдән-икәү»    Г.Ахунов  -  Кәүсәрия
«Каерылмасын канатың»    Р.Батулла  -  Матуркай
«Дус кызым кияүгә чыга»    А.Гыйләҗев  -  Луиза
«Сүнмәс учагым»    В.Крымко  -  Полина
«Габсаттар бабайның Кырымга сәяхәте»    С.Шәкүров  -  Шәлесераван
«Сөйгәнемнең туган көне»    И.Юзеев  -  Мәдәния
«Зәңгәр шәл»    К.Тинчурин  -  Карчык (Фазыйла)
«Юлларыңа ак җәймә»    Н.Әсәнбаев  -  Минзифа
«Париж егете Әлфәнис»    Л.Вәлиев  -  Мәрфуга
«Өч аршын җир»    А.Гыйләҗев  -  Проводница
«Һәркемгә бер кояш»    Ф.Бәйрәмова  -  Аруна Райна
«Оҗмах балалары»    М.Маликова  -  Мәгрифә
«Күрәселәрең булса»    Т.Закиров  -  Рабига
«Моңнар тәште башыма”    М.Маликова  -  Мөнирә
«Башмагым»    Х.Ибраһимов  -  Сәрби
«Кишер басуы»    З.Хәким  -  Мәрфуга
«Киялектә” (“Әбиләргә ни җитми”)    Ф.Бүләков  -  Сәлимә
«Кызыма килер  йөз кеше»    Х.Ибраһим  -  Наҗия
«Тигезсезләр»    Ф.Әмирхан  -  Ана роле
«Җырым табар сине»    Х.Вахит  -  Бибиасма, Венера
“Скапен хәйләләре”    Ж.-Б.Мольер  -  Фемида
«Җен алыштырган»    Т.Миңнуллин  -  Убырлы карчык
«Хан кызы»     Ризван Хәмид  -  Гәүһәршат
«Пигмалион»    Т.Ә.Хәким  -  Венера
«Мәхәббәт зилзиләсе»    Э.Ягудин  -  Римма
«Айгырыңны үтечкә бир»    Р.Кинҗәбаев  -  Мәрьям
“Гаугалы никах”     Эдуардо де Филиппо (Г. Каюмов тәрҗемәсе)  -  Розалия Солимене
«Сихерче»     Нәбирә Гыйматдинова   - Убыр
«Акча кемгә кирәкми?!»     Мөдәрис Мөсифуллин  -  Фатыйма
«Яр»     Булат Сәләхов  -  Әби
«Тылсымлы төрән»    Р.Шәрип  -  Су анасы
«Сарык Арыслан»    Г.Каюмов  -  Сарсабикә , Ана сарык
«Сөннәтче бабай»     Гаяз Исхакый   - Фәхирә (Корбанколыйның икенче хатыны”)
«Остазбикә»     Гаяз Исхакый  -  Чуваш хатыны
“Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары”     Ләбиб Лерон  -  Тылсымлы агач
“Мөһаҗирләр”     Мәхмүт Галәү  -  Йосыфның хатыны
“Гашыйклар кәмите”    Рабит Батулла  -  Садыйка
“Кәҗә белән Сарык” ГабдуллаТукай, Гарай Рәхим инсценировкасы  -  Шагыйрә
“Күзләреңнән үбеп...”    Р.Харис  -  врач
“Жүләр хатын – һәрчак алтын”    Х.Ибрахим  -  Әнисә
“Волшебная морковь”    Гареева Эльмира инсценировкасы - Сорока
“Буйдаклар”    Ф.Ибрагимов   - Шәмсенер әби
“Василиса Премудрая со сказочными героями”    Гареева Эльмира инсценировкасы  -  Водяная
“Ташкын”    Тунджер Джюдженоглу  -  Хатын кыз община әгъзасы, 70 яшьләр тирәсе

 “Весёлый хоровод”    И.Миннемуллина  инсценировкасы -  Баба Яга 
  “Происшествие в зимнем лесу”    Н.Адиева  инсценировкасы -  Синица

  “Ничек баһадир булырга?”   А.Сахабутдинов инсценировкасы -  Лесная Фея

   "Шомбай"  К.Мәргән - Туйдагы кунак

   "Веселый карнавал" Н.Адиева сценарие буенча - Фея

    "Йолдыз егет" О.Уайльд - урман кисүченең хатыны

"Абзыйның төше" Ф.М.Достоевский - Василийның әнисе

"Кирәкле кишер яфрагы" Р.Сабыр - Халисәттәй

   Венера Нигъмәтуллина җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күп еллардан бирле Театр әһелләре берлегенең Минзәлә театрындагы вәкиле булып тора.


 


  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру