Коллектив

Галиуллина Раушания Рәиф кызы

Туган көне: 9 июль 1967 ел
Туган урыны: Сарман районы Сарайлы авылы
Театрга 1989 елда килә
Рольләре:

«Гроза»    А.Островский   - Кабанова
«В день свадьбы»    В.Розов  -  Клава
«Талак, талак»    Х.Вахит  -  Рәшидә
«Сөрелгән фәрештәләр»    А.Галин  -  Мария
«Оҗмах балалары»    М.Маликова -   Фингал
«Күрәселәрең булса»    Т.Закиров  -  Сания
«Моңнар төште башыма»    М.Маликова  -  Илизә
«Кызыма  иллер йөз кеше»    Х. Ибраһим   - Сәрвиназ
«Мәхәббәт яңгыры»    Ф.Яруллин  -  Тәнзилә
«Тигезсезләр»    Ф.Әмирхан  -  Сәлимә
«Безнең авыл Робинзоны»    Т.Миңнуллин  -  Мәкәки, Марсель
«Скапен хәйләләре»    Җ.-Б. Мольер  -  Зербинитта
«Җәмиләнең җенләнүе»    Ф.Садриев  -  Миңлебикә
«Соң инде»    Г.Каюмов  -  Илсөяр
«Айгырыңны үтечкә бир»    Р.Кинҗәбаев  -  Фәйрүзә
“Хан кызы” (“Ханская дочь”)    Ризван Хәмид  -  Камай хезмәтчесе
“Гаугалы никах” («Филумена Мартурано»)    Эдуардо де  Филиппо (Г. Каюмов тәрҗемәсе)  -  Лючия
«Сихерче» (“Ясновидящая”)    Нәбирә Гыйматдинова  -  Мәликә
«Акча кемгә кирәкми?!» (“Всем нуңны деньги”)    М.Мөсифуллин  -  Гөлсем
«Ак баба иле»    Г.Каюмов (сказка)  -  Нур кызы
«Кызлар нигә елый?»    Ф.Бүләков  -  Гөлләр
«Яр» (“Обрыв”)    Б.Сәләхов  -  Малай
«Сарык Арыслан»    Г.Каюмов  -  Бәрәнбатыр
«Остазбикә» (“Во имя любви”)    Гаяз Исхакый  -  4-нче укучы кыз
«Сөннәтче бабай» (“Мусульманин”)    Гаяз Исхакый  -  Авыл хатыны
“Өзелгән йөзем” (“Судьбы...”)    Данил Салихов  -  Саҗидә
«Тылсымлы төрән»    Р.Шриф  -  куян
«Хоттабыч на ёлке»    М.Карелина  -  Ёжик
“Мөһаҗирләр” (“Беженцы”)    Мәхмүт Галәү  -  Зөһрә карчык
“Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары” (“Приключения Чапи и Тапи”)    Л. Лерон  -  Чәпәләй
«Гашыйклар кәмите” (“Комедия влюбленных”)    Рабит Батулла  -  Миләүшә
Дед Мороз в Африке    -    Али Бандит,  ежик
“ Кәҗә белән Сарык”    Г.Тукай  -  Әби, Сөяркә бүре Бурхия
 “Уч төбендә өч егет” (“Проделки молодых”)    Данил Салихов   -   Сәлимә
Новый год хоровод     -   Снегурочка
новогодняя сказка     -   снеговик
“Күзләреңнән үбеп”  Р.Харис - Медсестра
“Лунтик в стране дорож.знаков”  -  Вупсинь   
Новогодняя елка     -   зайчик
“Буйдаклар”    Ф.Ибрагимов  -  Нурания
“Василиса Премудрая со сказочными героями”    -    Иванушка
“Маша и Медведь+К”    инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна    Снеговик
“Маша һәм Аю. Яңа маҗаралар”    инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна  -  Волк
“Ничек баһадир булырга?..”   А.Сахабутдинов инсценировкасы  -    Богатырь
"Шомбай" К.Мәргән - Җиңги

"Веселый карнавал" Н.Адиева сценарие буенча - Кәҗә

"Казан кызлары"  И.Зәйниев - Розалина

"Абзыйның төше" Ф.М.Достоевский - Луиза Карловна

"Фиксики" - кәҗә

"Кирәкле кишер яфрагы" Р.Сабыр - Халисәттәй

"Тапкыр Кәҗә турында әкият" - Кәҗә


  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру