• Афиша | 2012

Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” спектакленнән өзек
  • Премьералар
  • Күзләреңнән үбеп...

    Драматик повесть. Авторы - Ренат Харис. Режиссеры - Ренат Әюпов. Әсәр герой-шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана, шагыйрьнең хатыны Кадриягә язган хатларга нигезләнә.

  • Гашыйклар кәмите

    Шаян тамаша. Авторы һәм режиссеры – Рабит Батулла. Яучылык белән шөгыльләнүче ике көндәш Рабига белән Зарифа бик каты бәхәсләшәләр: кем күбрәк парлаштырган да, кемнең аерылулары күбрәк һәм киләчәктә кемнәрне кавыштырасы бар...Мисбах белән Сәйлән бәхетлеләр, ләкин аларның дуслары Солтания белән Гөлшәфиф, Миләүшә белән Күктимер һичничек тә аңлаша алмыйлар. Әлеге яшьләрнең әти-әниләрең дә балаларын тизрәк өйләндереп оныклар тәрбиялиселәре килә.

  • Мулла

    Кайчандыр гөрләп торган авыл бүген бетеп бара. Эчкечелек, азгынлык, тәртипсезлек хөкем сөрә. Шушы авыл кешесе, зур эшмәкәр Саматның таралып барган авылга 23 яшьлек мулла егет Әсфәндиярне алып кайтып - “ Биредә син хуҗа”- дип әйтүе күпләр өчен көтелмәгән вакыйга.

  • Дуслар

 

 

 

 

  • Сораштыру